Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Студент еллары нәрсә белән кадерле?[ихлас җаваплар]

Иртәгә белем алучы яшьләрнең иң көтеп алган бәйрәме - Студентлар көне.

Уен-көлке, күтәренке кәеф һәм ихлас теләкләр Татьяна көнендә мулдан булачак. Лекцияләр, семинарлар белән үрелеп баручы тормышның иң гүзәл, онытылмас еллары һәркем өчен үзеңне эзләү, табу, иҗат итү һәм хыялларны тормышка ашыру чоры да булып тора. Бүгенге, элеккеге студентларның хәтерләрендә яшьлек нинди күңелле мизгелләр белән уелып калачак? Бу язмада шулар хакында белербез.

Рафаил Мәхмүтшин:

- Әлеге көн һәркемдә төрлечә күзаллана, иң мөһиме, һәр "чын" студент өчен ул нәтиҗәле, файдалы булырга тиеш. Ни өчен чын студентмы? Чөнки студент - ул, беренче чиратта, студент! Ә үзеңнең лаексыз гадәтләрең, җавапсызлыгың, әдәпсезлегең белән күрсәтергә теләгән халәт студентка хас була алмый. Чын студентларның әлеге бәйрәме күңелле, актив, истә калырлык булып узсын һәм шәһәребез яшьләренең дус коллективын тагы да берләштерсен иде. Мин исә якын дусларым белән бу көнне спортзалга, ә аннары кинога баруны планлаштырам.

Эльвира Насырова:

- Бу бәйрәмне зурлап уздырганны хәтерләмим. Нәкъ шушы көнне сессия тәмамланып, барыбыз да өйләргә таралыша идек. Киресенчә, уку турындагы барлык уй-фикерләрдән арынып, ял итәсе генә килү теләге генә кала иде бездә.

Ангелина Грушина:

- Мин инде хәзер студент түгел, шулай да ул елларны, булган күңелле вакыйгаларны онытмыйм! Мөгаен, быел үзем укыган югары уку йортына барырмын. Студентлар әзерләгән концертны карап, кабаттан шул халәткә әйләнеп кайтырмын һәм яраткан КАИдагы дусларым белән бәйрәм кичен истә калырлык итеп уздырырмын дип торам.

Марат Йосыпов:

- Хәзер бу көн миңа гадәти, элек исә без аны яхшы гына бәйрәм итә идек. Гадәттә, кая да булса барырга тырыша идек. Бер елны Казанга аквапаркка бардык. Рәхәтләнеп ял итеп, күтәренке кәеф, көч-куәт җыеп кайтканыбызны хәтерлим.

Ангелина Хәбибуллина:

- Җәен генә институтны тәмамладым. Студентлык чорын бервакытта да онытмаячакмын. Тулай торакта семинарларга әзерләнеп уздырган йокысыз төннәр, яңа танышлар, бертуктаусыз уку... Һәр кеше гомерендәге бик мөһим чор дип исәплим бу елларны. Студентлар тормышының барлык матурлыгын үземдә татый алуым белән мин бик бәхетле.

Гүзәл Юнысова:

- Минем өчен иң истә калган еллар бу. Чөнки әле узган ел гына студент булган кеше мин. Бу бәйрәмдә яшьләрне котлап, сессияләрен уңышлы тапшыруларын һәм, әлбәттә, онытылмаслык студент еллары теләп калам. Бу көн минем өчен истәлекләргә бай, шунлыктан без элеккеге төркемдәшләребез белән шуларны искә алып бәйрәм итәбез дә.

Алия Низамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса