Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өстәмә компенсация алу өчен, әти-әниләр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә янәдән теркәлү уза ала

Балалары мәктәпкәчә белем бирү үчреждениеләренә йөрүче ата-аналарга, өстәмә компенсация алу өчен, хәзер яңадан теркәлүне әлеге учреждениеләрдә генә дә үтәргә мөмкин. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасында 195 меңнән артык бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөри. Моның өчен әти-әниләргә компенсация түләнә. Бер кешегә уртача керем 20 мең сумнан да азрак булган гаилә төп компенсациядән тыш, дәүләттән тагын өстәмә компенсация алырга хокуклы. Әлеге компенсацияне алу өчен, агымдагы елның икенче яртысында социаль яклау органнарына соңгы өч айда алынган хезмәт хакы турында һәм, гаилә составындагы үзгәрешләр булса, шул хакта белешмә бирергә кирәк.

Чиратларны кыскарту максатыннан, социаль яклау оешмалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә гражданнарны кабул итү оештырганнар. Моның өчен барлыгы 250 мобиль төркем булдырылган, аларда 300ләп кеше эшли. Балалар бакчасына 20дән азрак бала йөрсә, мобиль төркем андый учрежданиегә бармый. Әлеге төркемнәр 1280 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләячәк.

Гражданнарны кабул итү буенча графиклар да төзелгән инде һәм ул графиклар әти-әниләргә тапшырылган. Ниндидер сәбәпләр аркасында баланың әти-әнисе шул графикта күрсәтелгән вакытта документларын тапшыра алмый икән, бу очракта ул аларны социаль яклау органнарына илтеп бирә ала.

http://tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса