Әлмәт таңнары

Сталинград янындагы сугышларда катнашкан әлмәтлеләр бергә җыелды

"Шәһәр җимерек, урамнар, кварталлар кирпеч ватыкларыннан, тимер-томыр өеменнән торган хәрабәләр иде.

Реклама

Коточкыч күренеш, мәхшәр. Аңлатып бетерә торган гына түгел" - Сталинград янындагы сугышларда катнашкан якташларыбыз хәтерендә бу еллар һаман да әнә шулай булып саклана.
Сталинград янында немец гаскәрләрен тар-мар итүгә быел 70 ел булды. Әлеге дата уңаеннан Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов Сталинград янындагы бәрелешләр шаһиты булган әлмәтлеләргә котлау открыткасы җибәргән. Чәршәмбе көнне ул тантаналы шартларда ияләренә тапшырылды. Дөрес, ветераннар советына аларның барысы килә алмаган иде. Җиде ветеранның һәммәсенә дә открыткалар белән муниципалитет бүләге шушы көннәрдә барып ирешәчәк.
Мәгълүм булганча, Сталинград өчен кискен сугыш бара. Дошман никадәр генә бирешергә телмәсә дә, 1943 елның 2 февралендә җиңелүен танырга мәҗбүр була. Сталинград сугышында йөзләгән мең совет гаскәре батырлык үрнәге күрсәтә. 100 дән артык сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, 700 меңнән артыгы "Сталинград оборонасы өчен" медале белән бүләкләнә. Шәһәрдәшебез Мәрьям апа Хәйретдинованың да андый медале бар.
Сугыш башланганчы ук Казан медицина училищесын тәмамланган кызга сугышка җибәрүләрен сорап хәрби комиссариатка берничә тапкыр барырга туры килә. Исәбе - сугышка китеп шунда ике аяксыз калган дусты Зәйтүнә өчен дошманнардан тизрәк үч алу. Ниһаять, 1942 елның июлендә аларны да атка утыртып Чаллыга алып китәләр, ә аннан пароход, машина белән Мәскәү якларына озаталар. Юлда барганда ук алар дошман бомбасы "яңгырына" эләгә. Ахырдан ачыкланганча, Мәрьямнәр барасы медсанчасть чолганышта калган булып чыга.
- Мине бер хирургка шәфкать туташы итеп билгеләделәр.
Операция өстәлендә нинди генә яралыларны күрергә туры килмәде. Керфек какмаган чаклар бихисап булды, - ди ул. - Сталинград өчен барган сугыш вакытында идән яралылар белән тулды, һәркайда кычкырган, ыңгырашкан тавыш. 3 көн, 3 төн йокламыйча эшләдек. Ашаганыбызны да хәтерләмим.
Дошман яралылар дип тормый, бар җиргә бомбасын ыргытуын белә. Мәрьямнәрнең дә палаткасының яртысы юкка чыга. Яраланса да, якташыбыз үз теләге белән урынында кала. Мәрьям апа 4 нче Украина фронты белән Рязань, Мичуринск, Сталинград, Ростов на Дону, Перекоптан Севастопольгә кадәр, Молдовия, Румыния, Венгриядә була. Бәрелешләрнең берсендә контузия алган шәфкать туташын госпитальгә озаталар. Җиңү турындагы хәбәрне ул шушында ишетә. Сугыштан соң ул Кемеровога, 1954 елда Әлмәткә кайта, үзәк район, аннан балалар шифаханәләрендә хезмәт куя.
Тантанага килгән Любовь Ивановна Козлованың да уртаклашыр хатирәләре күп. 20 яшьлек укытучы кызны сугышка 1942 елның апрелендә алалар. Омскидагы училищены тәмамлаганнан соң интендант хезмәте лейтенанты исеме бирелә. Мәскәүдә берничә кызны, ул исәптән Любовь Козлованы да Сталинград фронтына билгелиләр. Аны 62 нче армиянең 70 нче гвардия укчы дивизиясе прокуратурасына секретарь итеп җибәрәләр.
- Бик кырыс еллар иде. Хәтердә, бер солдат сугышка кермәс өчен аягына атты. Аңа иң югары җәза бирелде. Немецлар штабы безнең белән янәшәдә генә иде. Патефон уйнатканы безгә кадәр ишетелде. Немецлар безгә бияләй бирегез дип дә кычкыралар иде әле. Аларның өсләрендә юка шинель, ә безнекеләр кыска туннардан иде. Немецлар чолганышта калгач, аларга һавадан ташлаган азык-төлек безнең кулга да эләккәләде.
Любовь Ивановна җиңүне Германиядә каршылый. Ул да Мәрьям апа кебек үк II дәрәҗә Ватан ордены, Жуков, "Сталинградны азат иткән өчен" медальләре белән бүләкләнә.
Ветераннар бүләкләргә, үзләрен онытмаганнарга бик шатландылар.
Ирина Апачаева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: