СССРга кире кайтабызмы, үрнәк алабызмы?
Владимир Путин «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» дигән балалар-үсмерләр оешмасы төзү турында указга кул куйган.
Ул бурычлары буенча да, структурасы буенча да СССР вакытында яшәп килгән пионериягә тәңгәл.
Пионерлар оешмасы 1922-1991 елларда яшәп килде. Анда тугыз яшьтән башлап кабул иттеләр, ә инде 14 яшьтән комсомолга алалар иде.
Яңа оешма үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү белән шөгыльләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа