Әлмәт таңнары

Спайстагы яңа кушылма кешеләр гомерен өзүен дәвам итә

Искәртеп үтәбез: Сургутта наркотик белән агуланудан сигез кешенең гомере өзелде, 180 гә якын кеше хастаханәгә эләкте.

Киров шәһәрендә 395 кеше зыян күрде, биш кеше үлде. Башка шәһәрләрдә дә агуланучылар күзәтелә.

Реклама

Тәмәке катнашмасы составында каннабиноидлы синтетика төркеменнән 3-диметилбутан кислотасы бар икән. Бу яңа матдә әлегә тыелган препаратлар исемлегенә кертелергә өлгермәгән.

Күрше Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә дә 33 кеше наркотик белән агуланып хастаханәгә эләккән. Тикшерү нәтиҗәләре аларның спайс кулланганнан соң хәле начарлануын күрсәткән. Арадан берничә кеше реанимациядә ята, алтысы комага киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: