Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов үз өендә тавыш бирде

Бөек Ватан сугышы ветераны сайлау комитеты вәкилләрен парад формасында каршы алды.

Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты. 

Лаеш шәһәре һәм районының мактаулы гражданы үз өендә тавыш бирде. Алдан килешенгән вакытта аңа участок сайлау комиссиясе әгъзалары килде. Алар санитар куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәде: ишек тоткаларын антисептик белән эшкәрттеләр, үзләре шәхси саклану чаралары – битлекләр, перчаткалар һәм халатлардан иде.
"Конституциягә төзәтмәләр үз вакытында кертелә, чөнки хәзер заманы башка», – диде тавыш биргәннән соң Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Кузнецов сүзләренә караганда, ул яшьләр өчен тавыш бирә, чөнки алар –безнең киләчәк. «Шуңа күрә мин Конституциягә ышанам, Президентыбызга ышанам, безнең Россиягә һәм аның матур халкына ышанам», – дип билгеләп үтте ул.

Участок сайлау комиссиясе әгъзасы Гөлнара Шәрипова алдан тавыш бирүнең бик уңайлы оештырылуы турында сөйләде. Ул һәр көнне иртәнге 8 дә башлана. Үз өендә кичке 8 гә кадәр һәркем тавыш бирә ала.

"Сайлаучылар безгә яхшы каршы ала", – дип нәтиҗә ясады УИК әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса