Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә иҗтимагый совет нинди эшчәнлек алып бара?

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә иҗтимагый сүзенең алты аңлатмасы бирелгән. Аларның һәркайсы җәмгыять, кешелек сүзләренә кайтып кала. Ягъни, бөтен кешелек җәмгыяте катнашында. Халыкның тормыш-көнкүреше, андагы мәсьәләләрне хәл итү юлларын халыкның үз фикеренә таянып табу.

Әлмәт районы иҗтимагый советының эше хакимият органнары эшенә иҗтимагый контроль, җәмәгатьчелек тәэсире һәм гражданлык җәмгыяте үсеше инструменты булып тора.

Иҗтимагый советы составына актив тормыш позицияләре булган 19 кеше керә. Оешманың барлык әгъзалары ирекле һәм түләүсез нигездә эшли. Бу шактый четерекле, авыр һәм күп вакыт таләп итә торган хезмәт. Әлеге оешма Рушания Нәҗметдинова җитәкчелегендә күпкырлы эшчәнлек алып бара.

Оешма үз эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә, мисал өчен, сәүдә, мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-комуналь хуҗалык, экология, сәнгать, урта һәм кече эшмәкәрлек буенча план нигезендә җәелдерә. Бу яктан, рәис буларак, Рушания Нәҗметдинованың оештыру сәләте һәм эш тәҗрибәсе бик зур.

Иҗтимагый совет шәһәр һәм район хакимиятенә халык мәнфәгатьләрен, аларның гозерләрен җиткереп, аларга уңайлыклар булдыру өчен тырыша. Җитәкчелек һәм оешма әгъзалары алдында һәрдаим җавап тота, эшчәнлек барышы, аның нәтиҗәләре, хәл ителгән һәм ителәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүләр оештырыла.

Бүген дөньяда барган катлаулы вәзгыять иҗтимагый совет эшчәнлегенә дә үзенең тәэсирен ясамый калмады. Гомумән, оешма планда билгеләнгән юнәлешләрдән тыш та шактый эш алып бара. Иҗтимагый совет вәкилләре һәркайсы кулыннан килгән эшне оештырып, халыкка ярдәм кулын сузарга, аларның тормышларына ниндидер яктылык, җылылык өстәргә тырышалар.

Иҗтимагый совет вәкиле Фикрәт Бакиров – Әлмәт шәһәренең «БИРЛИК» Әзербайҗан җәмгыяте рәисе шәһәр һәм район җәмәгатьчелеге арасында абруйлы шәхесләрнең берсе. Алар өчен мохтаҗларга ярдәм күрсәтү, өлкәннәрне юбилейлары белән тәбрик итү күркәм традициягә әверелде. Сугыш ветераны Ниҗат Шәңгәрәевка 96 яшь тулу уңаеннан Әзербайҗан яшьләре ветеранны котлап, мини-концерт оештырды. Коронавирус йогышын булдырмау буенча чаралар кысаларында 12 кешедән торган команда урамнарны, подъездларны, ишегалды территорияләрен, шәһәрнең тукталыш павильоннарын дезинфекцияләү өчен төнге сменага чыкты. Шулай ук шәһәрнең, елгалар һәм күлләрнең тирә-юнен җыештыруда

актив катнаштылар. Болар барысы да иҗтимагый совет эшчәнлегенең оешкан төстә алып барылуын күрсәтә.

Рамазан ае уңаеннан «Шатлык бүләк итегез» хәйрия акциясе кысаларында 100 дән артык аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында «Сугышта йөзе хатын-кызныкы түгел...» дигән социаль-гуманитар проектны тәкъдир итү булды. Проектның максаты – героик үткәнебез турында хәтер яңарту һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм һәлак булган фронтовикларның тол хатыннары турында кайгырту. Иҗтимагый советның актив әгъзасы буларак, Ландыш Зарипова җитәкчелегендә иҗади төркем әлеге акциягә әзерлеккә үз өлешен кертте.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм «Янәшәдә ярдәм!» хәйрия хәрәкәте белән барлыгы 2256 гаиләгә адреслы ярдәм күрсәтелде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары иҗтимагый совет игътибарыннан читтә калмадылар.

Танылган журналист, иҗтимагый оешма әгъзасы Анастасия Вакатова да үз эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә алып бара. Шәһәрне төзекләндерү, экология мәсҗәләләренә бер дә битараф түгел. Ул «Татнефть» оештырган проектларда актив катнашуын дәвам итә. Оператор Вадим Тарасов белән бергә төбәктәге нефть сәнәгате ветераннары турында 15 видеоязмасы язылды һәм видеороликларга урнаштырылды.

Шулай ук социаль челтәрләрдә һәм шәһәр газеталарында басылган язмалар аша уникаль яшел үсентеләрне саклауга игътибарны җәлеп итә. Шәһәр авыр атлетларының һәм кышкы йөзү яратучыларның спорт казанышларын пропагандалый. Иҗтимагый совет әгъзалары катнашында агымдагы елның 17 мартында Яшьләр үзәгендә узган соңгы чараларның берсе - «Дәүләт партнерлары буларак социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар» дигән түгәрәк өстәл. Төрле җәмәгать оешмалары өчен грантлар оту, аларны ничек дөрес файдалану кебек бүгенге көндә бик актуаль булган сораулар буенча эшлекле аралашу булды.

Иҗтимагый совет рәисе исеменә шәһәрдә яшәүчеләрдән торак-коммуналь хезмәтләренә караган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сораган хатлар, сораулар еш килә. Шәһәрдәге ишек аллары, җәмәгать урыннарындагы тәртип-чисталык, сәламәтлек саклау кебек көнүзәк темалар да иҗтимагый совет игътибарыннан читтә калмыйлар. Рушания Нәзгатовна шәһәрдә яшәүчеләрне борчыган һәр сорау белән тиешле оешмаларның җитәкчеләренә чыга, эшне урында хәл итә. Катлаулы мәсьәләләрне шәһәр хакимияте башлыгы Тимур Нагумановның үзе белән берлектә хәл итә.


Музейлар, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге дә иҗтимагый совет тормышыннан читтә калмыйлар. Короновирус чорында өлкән каләмдәшләрнең хәлләрен белешеп тору да алар өчен күп нәрсә.

Пандемия чорында сәламәтлек саклау оешмаларының эшчәнлеге дә иҗтимагый совет белән берлектә алып барылды. ТР Хөкүмәте, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзор хезмәте тарафыннан республикада

яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү һәм авыручыларга ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарылды.

«Татнефть» компаниясенең, шәхсән генераль директор Наил Магановның, район башлыгы Тимур Нагумановның актив ярдәме белән коронавирус инфекциясе белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләре сулыш органнарын (ресираторлар) шәхси саклау чаралары, костюмнар, саклагыч күзлекләр белән тәэмин ителделәр, халыкка өйдә хезмәт күрсәтү өчен медицина персоналына автотранспорт бирелде. Палаталар кирәкле санда ИВЛ аппаратлары белән җиһазландырылган, һәр палатага кислород бирү өчен кислород җайланмасына су асты көймәләре үткәрелгән. «03» бригадасын җиһазландыруда хәзерге вакытта коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен герметик бокс бар. Биобокс йогышлы авыруны изоляцияләү һәм шул ук вакытта аңа транспортлаштырганда кирәкле медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирә.

Төбәктә билгеле бер чараларны үз вакытында алып бару нәтиҗәсендә Әлмәт районында эпидемия үсешен тоткарларга, авырулар санының кискен күтәрелүенә, югары үлүчәнлеккә юл куймаска мөмкин булды.

Иҗтимагый тормыш – ул безнең йөзебез. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәләр дә, аларның гозерләре җитәкчелеккә барып ирешә һәм хәл ителә. Ул – хакимият белән ике арадагы ныклы күпер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса