Әлмәт таңнары

Социаль ярдәмгә үзгәрешләр кертелә

Киләсе елның 1 гыйнварыннан кешеләргә социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында федераль закон гамәлгә керәчәк. Ул социаль яктан якланмаган кешеләргә нинди үзгәрешләр алып киләчәк? Без бу һәм башка сораулар белән социаль яклау идарәсе начальнигы урынбасары Кадрия Гыйматдиновага мөрәҗәгать иттек.

- Кадрия Әсләховна, башта моңа кадәр булган законны искә төшереп узыйк. Яңа кануннан ул кайсы ягы белән аерылып тора?

- Без бүген таяна торган 195 нче Федераль закон 1995 елда ук кабул ителгән иде. Ул чакта халыкка социаль хезмәт күрсәтү өчен федераль үзәк тә, төбәкләр дә җавап бирде. 2005 елның 1 гыйнварыннан социаль хезмәтләр күрсәтү буенча вәкаләтләр субъектларга тапшырылды һәм нәтиҗәдә һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып эшли башлады. Дөрес, аңа да шактый гына үзгәрешләр кертелде. Киләчәктә дә төзәтмәләр-өстәмәләр кертүне максатчан дип тапмый башладылар һәм яңа закон кабул итәргә булдылар.

- Яңа канунның өстенлекләре нидән гыйбарәт?

- Әлеге законның максаты - Россиянең барлык территориясе буенча халыкка хезмәт күрсәтүнең бердәм нормасын кертү. Бу канун социаль хезмәтләр күрсәтә торган оешмаларның җаваплылыгын төгәл билгели. Мисал өчен, 15 нче маддәдә социаль хезмәттән кемнәрнең файдалана алачагы анык әйтелгән. Киләсе елның 1 гыйнварыннан авыру, имгәнү нәтиҗәсендә, яшенә яки инвалидлыкка бәйле рәвештә тулысынча яки өлешчә үз-үзләрен карау сәләтләрен югалтучылар, даими күз-колак булуга мохтаҗ булган бер яки берничә инвалидлы (шул исәптән балалар да) гаиләләр ярдәм алачак. Әлбәттә, исемлектә социаль торышка авыр яраклашучы балалы эшләре дә, яшәү өчен акчалары да булмаган гаиләләр бар. Социаль хезмәткәрләр йортта агрессия күзәтелгәндә, хатын-кыз һәм балалар өстеннән мыскыллау очраклары теркәлгәндә дә ярдәмгә киләчәк. Наркотик матдәләр, исерткеч эчемлекләр, комарлы уеннар яратучы гаиләләр дә игътибардан төшмәячәк.

- Бушлай социаль хезмәтләргә кемнәр өмет итә ала?

- Иң беренче чиратта балигъ булмаганнар. Аннан гадәттән тыш хәлләр яки корал кулланылган милләтара конфликтлар нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр. Шулай ук җан башына туры килгән керемнәре яшәү минимумы күләменнән беръярымга ким булган кешеләр бушлай хезмәтләрдән файдалана алачак. Шунысын да искәртеп үтәм, монда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендәге стационар хезмәтләр керми.

- Яңа законда социаль хезмәт күрсәтүләрнең шәхси программасы хакында да әйтелгән. Бу хакта аңлатып китсәгез иде.

- Әлеге программа - яңа закон тарафыннан кертелүче яңалык. Аның нигезендә социаль хезмәтләр алучыларга кулай шартлар тудырыла. Шәхси программа өч елга төзелә. Әлбәттә, программаны ешрак төзергән кирәк булган очракларның да булуы ихтимал. Мәсәлән, кешенең социаль хезмәткә ихтыяҗы үзгәрде ди. Моның өчен социаль яклау органы бу кешене социаль хезмәткә мохтаҗ дип табарга һәм аның шәхси социаль хезмәтләргә ихтыяҗын билгеләргә тиеш. Программага социаль хезмәт күрсәтү төрләре, шартлар, аны күрсәтү вакыты, хезмәт күрсәтүчеләр тәкъдим иткән исемлек, социаль озату кертелә. Программа кеше өчен тәкъдим формасында булса, хезмәт күрсәтүче өчен ул мәҗбүри. Программа, чынлап та, уңайлы. Хәзерге вакытта безнең реабилитация үзәкләрендәге физик мөминлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләргә курслар үтү өчен аларның әти-әниләренә социаль яклау органына юллама алуга елына ике тапкыр килергә кирәк. Шәхси программа булгач, болай йөрүләрнең кирәге калмый, өч елга бер тапкыр килү дә җитә.

Реклама

- Ә социаль озату нәрсәне аңлата?

- Дөресен әйтергә кирәк, яңа законның 22 нче маддәсендә сүз барган социаль озату алга киткән илләрдә күптән гамәлдә инде һәм аңа сорау зур. Социаль озату социаль хезмәтләргә карамаганнарын - медицина, психологик, педагогик, юридик ярдәмнәр күрсәтүдә булышлык итүне күздә тота.

- Социаль хезмәтләрне шәхси оешмалар да күрсәтә аламы?

- Әле гамәлдә булган закон буенча дәүләтнең социаль хезмәтләрен бары тик хөкүмәт һәм муниципаль органнар гына күрсәтә ала иде. Ә менә 2015 елның гыйнварыннан социаль хезмәт күрсәтү өлкәсенә шәхси оешмаларны да кертәчәкләр. Дәүләт социаль стандартларны һәм әлеге хезмәт күрсәтүләрне финанслауны үз җилкәсендә калдыра. Социаль хезмәт күрсәтүгә заказлар бәйге нигезендә бүленәчәк. Бәйгедә коммерция, коммерция нигезендә эшләмәүче, һәм шәхси эшмәкәрләр дә катнаша ала. Социаль хезмәт белән тәэмин итүчеләрнең реестры да төзеләчәк. Аңа эләгү өчен юридик затка яки шәхси эшмәкәргә санитария-эпидемиология нормалары, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен куллана алырлык тирәлек шартлары белән бәйле таләпләрне үтәргә туры киләчәк. Мин бу социаль өлкәдә дәүләт-шәхси хезмәтттәшлек үсеше өчен яхшы этәргеч бирер дип уйлыйм.

- Хезмәтләрнең ничек күрсәтелүенә контроль булачакмы соң?

- Монда дәүләт контроленнән тыш яңа этапта җәмәгать контроле дә өстәлә. Җәмәгать оешмалары бу эшне кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нигезендә башкарачак. Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәтләргә бәйсез бәя бирүе җәмәгать контроленең бер формасы булып тора. Республиканың Хезмәт, мәшгульлк һәм социаль яклау министрлыгы үз тарафыннан бу бәяне уздыру өчен кирәкле бөтен шартларны тудырачак. Мәсәлән, рәсми сайтта кешеләр социаль хезмәтләрнең сыйфаты турында фикерләрен белдерә алачак. Хезмәтләр поставкалаучылар реестры да рәсми сайка куелачак. Димәк, һәркем үзенә кирәкле мәгълүмат белән таныша алачак. Тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтәсе килә. Яңа законны эшләүчеләр тормышта кичекмәстән ярдәм кирәк булу ихтималын да күз алдында тоткан. Ашыгыч социаль хезмәтләр шәхси программа һәм килешүләр төземичә генә күрсәтеләчәк. Бу - үзенә күрә ашыгыч социаль ярдәм һәм ул кирәк чакта гына күрсәтеләчәк. Мисал өчен, бушлай туклану, кием-салым, беренче кирәк-ярак, юридик һәм экстерн психологик ярдәмнәр.

Әзерләде Ирина Апачаева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: