Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зилә Вәлиева: Конституциягә социаль төзәтмәләр гаиләләр иминлегендә чагылыш табачак

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Россия Конституциясенә социаль юнәлештәге төзәтмәләр гаилә институтын үстерүгә уңай йогынты ясаячак һәм илдә гаилә тәрбиясенең өстенлеген билгеләячәк, дигән фикерне белдергән.

«Барлык маддәләр, без шартлы рәвештә әйткәнчә, төзәтмәләрнең социаль пакеты тулысынча диярлек гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә эшли», - дип искәрткән ул.

Аның фикеренчә, кабул ителгән һәм гамәлгә кертелгән очракта барлык төзәтмәләр дә гаилә иминлегендә чагылыш табарга тиеш

«Дәүләт ятимнәр проблемасына битараф түгел, шул ук вакытта, ул үз гражданнарын да алардан читләшмәскә чакыра», - диде Зилә Вәлиева.
 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса