Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Солдат гадәте, яки солдат гамәле

МХОда хезмәт итүче Марат Шәрәфетдинов балаларга уйнарга теннис өстәле алырга дип хәрби хезмәте өчен бирелгән акчадан өлеш чыгарган.

Кайтулар бу тормышта, китүләр бар. Киткәннәрне көтүчеләр бик күп. Исәннәр бер кайта ул. Ялга булса да. Шагыйрь әйткәнчә, «сугышлардан замана туктап торган арада» булмаса да кайталар. Узган елның декабрь ахырында МХОдан кыска вакытлы ялга Кичүчат авылы егетләре Марат Шәрәфетдинов белән Артур Гайнанов кайткан иде. Бер частьта хезмәт итмәсәләр дә, кайтулары бер вакытка туры килә аларның. Сагынылган авыл, сагындырган авылдашлар. Егетләр тыйнак. Мин кайттым дип борын чөеп, күкрәк кагып йөри торганнар түгел. Очрашуга да кыстатып кына риза булалар. Ни әйтсәң дә сугыш бит.. Бәйрәмнән кайтмыйлар. Күңелләрендә ниләр кайнаганын белеп булмый.

Авыл китапханәсендә узган очрашуда егетләр үзләренең солдат тормышы белән таныштырып киттеләр. Гуманитар ярдәм өчен рәхмәтләренҗиткерделәр. Безнең солдатлар үзләре белән Татарстан әләмен алып килгәннәр иде, шунда үзләренең теләкләрен язып калдырдылар.

Тыныч тормышта калган эзләрен барлагандай, Мәдәният йортын, китапханәне карап, күзәтеп чыктылар. Шактый гына искергән теннис өстәле дә игътибардан читтә калмаган булып чыкты.

Хезмәт урынына киткәннән соң, Марат Шәрәфетдинов сеңлесе Элеонора һәм кияүләре Нияз Фазлыевларга акча җибәреп, балаларга шөгыльләнү өчен теннис өстәле алып бирүләрен үтенгән. Күптән түгел алар әлеге өстәлне алып килеп, урнаштырып киттеләр. Балаларның ничек сөенгәннәрен күрсәгез!

Батыр егетләребезнең һәр эш-гамәлләре сокландыргыч. Рәхмәт аларга. Исән йөреп, сау кайтыгыз. Шул гөнаһсыз сабыйларның рәхмәтен кабул иткән Аллаһ саклап йөртсен сезне.

Гөлфия Бикмучева, китапханәче

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса