Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңгы өч айда Әлмәт юлларында 7 кешенең гомере өзелгән

Агымдагы елның өч аенда Әлмәт шәһәре һәм районы территориясендә 32 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Аларда 7 кешенең гомере өзелгән һәм 33 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Узган елның шушы чорында 38 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 5 кеше үлгән, 46 сы төрле тән җәрәхәтләре алган.

Соңгы өч айда балалар катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 бала зыян күргән һәм 1 баланың гомере өзелгән.

Узган елның шушы чорында 1 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, анда бер бала зыян күргән.

Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса