Әлмәт таңнары

Әлмәттә үсмергә хәмер саткан ханымга 10 мең сум штраф салдылар

Балигъ булмаган балага алкоголь саткан өчен 55 яшьлек сатучы ханым җинаят җаваплылыгына тартылды.

Тикшерү барышында ачыкланганча, узган елның 25 июнендә Гагарин урамындагы "Юность" кибетендә эшләүче К. бер үсмергә хәмер сата. Әлеге гамәле өчен ул административ җаваплылыкка тартыла. Сабак алмаган сатучы 26 ноябрьдә балигъ булмаган берәүгә тагын спиртлы эчемлек сата. К. гаебен тулысынча таныды. Суд аңа дәүләт хисабына 10 мең сум күләмендә штраф билгеләде. Суд карары әле көченә кермәде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: