Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөләй белән Ямаш та ФАП ачылды

"2012-2016 елларда Татарстан халкына беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" республика максатчан программасы кысаларында Якын Ямаш һәм Сөләй авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.

Шулай итеп, ике ел эчендә төбәктә әлеге технология буенча төзелгән биш ФАП сафка басты..

Сөләй фельдшер-акушерлык пункты 750 дән артык кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 76 сы балалар. Яңа ФАП та бөтен шартлар бар. Димәк, бирегә авырулар өчен кирәкле дарулар сату мөмкин булачак.

Ул көнне Ямаш авылы халкы да шундый ук шатлыклы вакыйга шаһиты булды. Моңарчы пациентларын 1976 елда төзелгән торак йортның бер өлешендә кабул иткән пункт та "өй туе" үткәрде. Республика программасы буенча киләсе елга Акташ та һәм Иске Суркинода ФАП ачылыр дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250