Әлмәт таңнары

Сәламәтлек – үзебезнең кулда

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге дөньякүләм тәҗрибә реабилитациянең авыруларны аякка бастыруда зур роль уйнавын күрсәтә.

Реклама

Хәзер моның өчен әллә кая барырга да кирәкми, үзебезнең медсанчастьта да нефтьчеләр ярдәме белән медицина реабилитациясе үзәге эшли башлады.

Үзәк ачу бер нәрсә, ә менә аны кирәкле җиһазлар һәм белгечләр белән тәэмин итү җиңел һәм арзанлы эш түгел. Медсанчасть "Татнефть" компаниясе ярдәме белән югары медицина технологияле үзәккә әйләнде. Әлмәттә катлаулы, шул исәптән ачык йөрәккә операция ясау гадәтигә әйләнеп бара. Травматология, нейрохирургия һәм башкалар буенча да казанышларыбыз горурланырлык. Һәм хәзер менә сәламәтләнүдә бик кирәк булган тагын бер үзәк. Күптән түгел бирегә Европаның танылган фирмасы җитештергән уникаль реабилитация җиһазы кайтты. "Татнефть" ААҖ аны сатып алу өчен 15 миллион сум акча бүлеп биргән. Әлеге җиһазларны тәкъдирләү чарасында без дә булдык.

- Бүген күпчелек чит илләрдә операцияләрдән яки башка төрле медицина хезмәте күрсәтүдән соң авыруларны кичекмәстән реабилитацияләүгә керешәләр, үземә дә моның шаһиты булырга туры килде, - диде "Татнефть" ААҖ генераль директорының социаль үсеш һәм кадрлар буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев. - Әлбәттә, һәркемнең сәламәтлеге үз кулында. Сүз дә юк, бүген медицина көчле, әмма, иң беренче чиратта, кеше үзе аякка басарга, кабаттан тулы канлы тормыш белән яшәү өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга тиеш.

Моның өчен медсанчастьта бөтен шартлар тудырылган. Үзәк оештырганчы башта Европа һәм Россиянең реабилитация клиникалары тәҗрибәсе өйрәнелгән, белгечләр чит телдә белемнәрен камилләштереп кайткан. Медицина реабилитациясе үз эченә төрле алымнарны алган. Монда медикаментлар белән терапия дә, физиотерапия дә, дәвалау физкультурасы һәм массажы, кинезотерапия һәм башкалар кулланыла. Шулай ук төрле юнәлештәге программалар эшләнгән. Мисал өчен, имгәнүләрдән соң, инсульт кичерүчеләр, йөрәк-кан тамырлары авырулары өчен, урология, стресска каршы, буыннар, умыртка сөякләрен, аякларны, сулыш органнарын реабилитацияләү программаларының һәммәсе дә заманча җиһазлар ярдәмендә сәламәтләндерүгә юнәлтелгән.

Яңа җиһазлар сыналган инде. Без килгәндә аларның берсе дә буш түгел иде. "Чиста сулыш" программасын сайлаучылар галотерапия, гипокситерапия процедураларында сулыш органнарына профилактика уздыру белән мәшгуль. Әлмәтле Айгөл Лазарева гемоглобинны арттыру өчен аппаратура артына утыруын әйтте.

Имгәнүләрдән, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, бигрәк тә инсульттан соң сәламәтлекне торгызу җентекле эш, зур сабырлык сорый. Монда һәр минут, һәр көн кадерле. Реабилитациягә никадәр иртәрәк керешәсең, кабаттан тулы канлы тормыш белән яши башлавыңа шуның кадәр ышаныч зур. Медсанчастьтагы реабилитация үзәгендә кул чукларын һәм бармакларны хәрәкәтләндерү өчен махсус тренажерлар куелган. Параллель борыслары да булган йөгерү "юлы" нуль тизлегенә дә ия. Датчиклы велотренажер сенсорлы экран аша пульсны күрсәтеп тора.

Тормышта төрле хәлләр була. Кайчакларда стресс, йокысызлык психологик авырулар китереп чыгара. Реабилитация үзәгендә андыйларны сәламәтләнү капсуласы, дарсонвализация һәм башкалар белән дәвалыйлар. Аеруча шатландырганы вертикализатор булгандыр. Әлеге заманча җиһазга республикада тиңнәр юк. Күпләр өчен инсульт яки инфаркт кичергәннән соң яшәү яме бетә, тормыш дәрте сүнә. Табиб күзәтүе астында вертикализатор кебек җиһазлардан файдалануның нәтиҗәсе күз алдында.

- Без Лениногорскидан. 55 яшьлек әнием инсульт кичерде. Хәле бик авыр иде. Хәрәкәт итү түгел, хәтта кузгала, утыра да алмый иде. Инсульттан соң 20 көн узды. Вертикализаторда шөгыльләнеп хәзер ул аягына баса, җиде сеанстан соң әкренләп коридорга чыга башлады, - диде әнисе янында утырган Александр Есин.

Әлеге җиһаз авырулар яткач, вертикаль хәлгә китерелә һәм шушы халәттә адымнар ясауга ярдәм итә.

- Без, тәҗрибәле табиблар өчен дә авыруның биш сеанстан соң аякка басуы могҗиза булды, - диде медсанчастьның баш табибы Мөнир Закирҗанов. - Ул авыруның сәламәтлеген торгызу буенча комплекслы чаралар кирәклеген тагын бер кат күрсәтте. Хирурглар катлаулы операция ясый, травматолог имгәнүләрдән соң аяк-кулларны дәвалый ала, әмма реабилитация чаралары булмаса, көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак.

Җиһазлар күптөрле. Аларның һәммәсен санап чыгу мөмкин түгел. Әмма шунысы бәхәссез - аларның барысы да зур әһәмияткә ия. Медсанчасть реабилитациягә мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер. Реабилитация үзәгенә эләгү өчен терапевттан юллама кирәк.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: