Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы Әлмәт район оешмасының хисап-сайлау профсоюз конференциясе узды

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы Әлмәт район оешмасының хисап-сайлау профсоюз конференциясе районның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре проофсоюзы территориаль республика оешмасы җитәкчесе Гөлнар Хөснетдинова катнашында үтте.


2012 елның апреленнән 2014 елның апреленәчә эш турында хисап докладын профком рәисе Альбина Акимова ясады.

Профсоюзның Әлмәт район оешмасы структурасында 8 башлангыч профсоюз ошмасы (шуларның 7се дәүләт автономияле учреждениесендә), "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте, республика учреждениеләренең 7 филиалы бар. Профсоюз лидерының чыгышында социаль партнерлык һәм барлык категория гражданнар өчен күмәк шартнамәләрдәге социаль йөкләмәләр практикасы ассызыкланды.

Хисап чорында администрация һәм профсоюз комитеты тармак килешүенең үтәлешен даими контрольдә тоттылар. 2013 елда аның барлык пунктлары да үтәлде. Профсоюз комитетының эше бертавыштан канәгатьләнерлек дип танылды. Контроль-ревизия комиссиясе хисабы, профком рәисен, аның урынбасарын, республика конференциясенә делегатлар сайлау - көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр дә каралды.

Гөлнар Хөснетдинова профсоз оешмасы алдында торган актуаль бурычлар турында сөйләде, делегатларның сорауларына җавап бирде.

Равил Хәйруллин профсоюз рескомының роле зур булуга тукталды, шулай ук сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең һәр пациентка карата тиешенчә игътибарлы булырга, үз участокларында эшне югары сыйфат белән башкарырга тиешлеге турында искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса