Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбызмы?

Бу якшәмбедә әлмәтлеләр "Милләтләр кроссы"на кушыла. Әлеге акция - Россия территориясендә үткәрелә торган, катнашучылар ягыннан да, географиясе буенча да иң күләмле спорт чарасы. Тагын да тәгаенләсәк, йөгерү көне - ул спорт вакыйгасы гына түгел, ә социаль әһәмияткә ия гамәл. "Милләтләр кроссы" халыкны, аеруча яшьләрне физик культура белән шөгыльләнүгә чакыру, сәламәт...


Радик Хөснуллин, "Татбуртранс" ҖЧҖ хезмәткәре:- Сәламәт яшим дисәң, эштән туктама. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр. Үз йортым белән торам: бакча, каралты-кура тик ятарга вакыт калдырмый. Лаеклы ялда булсам да эшлим әле. Спортны да оныткан юк. Яшь чакта көрәш белән шөгыльләндем. Чаңгыны бик яратам. Кышын үз рәхәтемә шуам, "Чаңгы юлы" чарасында катнашам. Мөмкинлегем булса, башкаларны да күзәтәм. Предприятие спартакиадаларында катнашмасак та, җанатар булып барабыз.


Шамил Шәфыйгов, мастер:
- Сәламәт яшәү рәвеше иң элек тормышка позитив караш, спорт һәм дөрес туклануны берләштерә дип аңлыйм. Үз үрнәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы профессиональ спортчылар, спорт ветераннары белән старт- ка басу берәүләр өчен абруй булса, икенчеләр өчен төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең кросста катнашуы хакимиятнең спортка мөнәсәбәтен билгеләүче факт.
Светлана Бушурова, 30 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе:
- Безнең гаилә өчен бу төшенчә, беренче чиратта, спорт белән шөгыльләнүне үз эченә ала. Өч ел инде иртән йөгерәм, кышларын бергәләшеп чаңгыда йөрибез. "Снежинка" базасында да еш кунак без. Элек тә массакүләм спорт чараларында катнаштым, бу юлы да хезмәттәшләр белән йөгерергә исәп. Мәҗбүри түгел, күңел кушканга чыгам.


Илшат Каюмов, эшсез:
- Минемчә, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен иң элек кеше начар гадәтләрдән арынырга тиеш. Исерткеч эчемлекләр куллануны, тәмәке тартуны спортка алыштырырга кирәк дип уйлыйм. Шәхсән мин үзем тартмыйм. 1 яшь тә 10 айлык улым белән көн дә саф һавада йөрибез, шәһәр паркына киләбез. Кыш көне дә мондый сәяхәтләр туктамый. Ул үсә төшкәч берәр спорт түгәрәгенә язылырга дип планлаштырабыз. Сәламәт яшәү рәвешенә нигез сабый чактан ук салынырга тиеш.


Мөхәммәтгали Тимеркәев, 76 яшьлек пенсионер:
- Үзен эш-шөгыль белән тәэмин иткән кешенең начар гадәтләргә вакыты калмый. Хезмәт - ул үзе физкультура, сәламәт яшәү рәвеше. Мин гомер буе эшләдем, бер тапкыр да тәмәке тартмадым, хәмер куллануны 1968 елда бө- тенләй ташладым. Аның файдасы да юк, яхшылыкка алып бармый. Көн дә иртән бер сәгать зарядка ясыйм. Телевизор каршында утыруга караганда саф һавада йөрүгә өстенлек бирәм. Биш вакыт намаз укыйм. Шуңа күрә күңелем көр.

Сораштырдылар Ләйләгөл МИНАЕВА һәм Ирина АПАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250