Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәламәт гаилә – сәламәт киләчәк

6 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, шәһәр стадионында "Районның иң спорт сөюче гаиләсе" исеменә I фестиваль үткәрелде.

Әлмәтне спорт каласы дисәң дә була. Калабызда 564 спорт объекты, 20 федерация эшли. 8 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 4 меңләп бала шөгыльләнә. Спортка гаиләләр дә тартыла бара. Бу әти-әниләр һәм балалар катнашында уза торган спорт чараларының абруй казана баруында да ачык чагыла. Әлмәтнең иң спорт сөюче гаиләсе фестиваленә дә 60 гаилә килгән иде. Әлмәт муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Р.А.Шәйхаттаров фестивальне ачып, бәйгедә катнашучыларга уңышлар юллады һәм җиңүченең Россиянең дә иң спорт гаиләсе булып танылуын теләде.

Ярышлар төрле мәйданчыкларда дүрт төркемдә үтте. Стадион ике сәгать дәвамында гөрләп торды. Менә эстафеталар тәмамланды, җиңүчеләр билгеләнде. 5-7 яшьлек бала белән катнашкан гаиләләр арасында беренче урынны Басыйровлар гаиләсе яулады. 8-10 яшьлек балалы гаиләләрдән Идрисовлар алдынгылыкны тотты. 10-12 яшьлек уллары белән эстфетада катнашкан гаиләләр арасында Первушиннар, шушы яшьтәге кызлары белән көч сынашканнардан Моховлар беренче призлы урынга чыкты. Призлы урын алган 12 гаиләнең барысы да кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Шулай ук фестивальдә башка катнашучылар да өйләренә истәлекле призлар белән таралышты.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250