Сәламәт булыгыз!
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары - халык арасында үлемнәр санының төп сәбәбе икән.
2017 елда республика халкын диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча (тикшерүне 582 854 кеше узды), йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсеш куркынычына һәр унөченче татарстанлы дучар ителгән. Һәр җиденче кеше дөрес тукланмый (13,6%), һәр унынчысы түбән физик активлыгы белән беррәттән (7,9%), тәннең кирәгеннән артык авырлыгына ия.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын тулысынча дәвалау мөмкин булмаганга, кисәтү, булдырмау мөһим. Дөресен әйткәндә, бу эшнең әлләни катлаулыгы да юк. Нәрсә ярата соң безнең йөрәгебез? Аңа нәрсәләр ошый?
Ул безнең хәрәкәтләнгәнне ярата. Хәтта кечкенә генә зарядка эшләү дә тик ятуга караганда күпкә яхшырак. Көненә 30 минут җәяү йөрү хәлегезне яхшыртыр. Врачлар, мәсәлән, инфаркттан соң күбрәк хәрәкәтләнергә, хәтта моның өчен эт сатып алырга тәкъдим итәләр, чөнки бу очракта, теләсәң-теләмәсәң дә, этеңне көнгә ике мәртәбә урамга алып чыгарга мәҗбүр буласың. Әлбәттә, бу тренировка йөрүе түгел-түгелен, ләкин алай да кеше аз булса да саф һава сулый һәм хәрәкәтләнә.
Йөрәгебез дөрес тукланганны ярата. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, тупас ризык, терлек мае урынына үсемлек мае ашарга кирәк.
Йөрәк өчен ниләр мөһим булуын тагын бер кат искәртеп китү дә урынлы булыр.
Калий. Ул организмнан кирәкмәгән артык сыеклыкны алып чыгып, йөрәк мускулы эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә. Калий фасоль, соя, борчак, абрикос, күрәгә, өрек (кипкән абрикос), персик, кара җимеш, кипкән ак гөмбә һәм каен гөмбәсендә (подберезовик), кара чәй, какао, куертылган чын сөттә күп.
Магний, кан тамырларын киңәйтү һәм сидек куу үзлегенә ия булганга күрә, шулай ук үтә дә мөһим. Организмны аның белән тәэмин итүче төп чыганак — үсемлек продуктлары. Магний карабодайда, солыда, борчак, кипкән каен гөмбәсе, кара чәй, кофе, хәлвә, диңгез кәбестәсендә күп.
Йод матдәләр алмашына яхшы тәэсир итә, бигрәк тә атеросклероз булганда файдалы.. Диңгез продуктлары- балык, кальмар, мидия, креветка, диңгез кәбестәсе -йодка бигрәк тә бай. Ул шулай ук ит, йомырка, сөт, чөгендер, салат үләне, бәрәңге, кәбестә, кыяр, виноград, сливада бар.
С витамины кан тамырларын ныгытырга ярдәм итә. Төп чыганаклары: кызыл болгар борычы, алма, укроп, гөлҗимеш, облепиха, карлыган.
В төркеме витаминнары атеросклерозны кисәтергә һәм аңа каршы көрәшергә, матдәләр алмашын яхшыртырга ярдәм итә. Чүпрә, бавыр, бөер, чикләвек, яшел яфраклы үсемлекләр.
РР витамины (никотин кислотасы) чыганаклары: ярмалар, фасоль, эре тарткан он ипие, борчак, бәрәңге.
Р витамины капилляр кан тамырлары өчен кирәк. Кара миләштә, чия, кара карлыган, чәй, яшел борчак, әфлисун, лимон, гөлҗимеш, борыч, кура җиләге, каен җиләгендә бар.
Клетчатка — үсемлек күзәнәкләре тышчасы, үсемлек җепселләре. Ул организмнан артык начар холестеринны чыгарырга һәм шуңа бәйле рәвештә атеросклероз авыруын дәваларга ярдәм итә. Бары тик үсемлек продуктларында гына — яшелчәләрдә, җиләк-җимештә, ярмаларда була.
Үсемлек мае, файдалы май кислоталары чыганагы булганга күрә, холестерин алмашын нормальләштерә.
Сәламәт булыйк! Йөрәгебезне саклыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа