Склад бүлмәсендә янгын чыккан
Казанда Себер Тракты урамы 34 -9а адресы буенча урнашкан машина запчастьләре складында янгын чыккан.
Имгәнүчеләр булмаган. Барлыгы 13 кеше коткарылган. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.
Хәбәр "Татарстан Республикасы Россия МЧС БИ ЦУКС» дежур сменасына «Глонасс-112» диспетчерыннан 13.50 сәгатьтә килә. Бер катлы кирпеч җитештерү бинасында буяу, машина запчастьләре, техник майлар сакланучы склад бүлмәләреннән ут җитештерү корпуслары буенча тарала башлый. 13 кеше эвакуацияләнә.
http://mchs.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа