Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сирена тавышы Әлмәттә дә ишетеләчәк

Иртәгә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда халыкны оператив төстә хәбәрдар итүне тикшерү буенча чара үткәрә.

Республикабыз халкы сиреналар авазын, тавыш көчәйткечләр аша игъланнар ишетәчәк, СМС-хәбәрләр алачак. Бу - ул-бу була калганда халыкны үзәкләштерелгән төстә һәм оператив рәвештә хәбәрдар итүне тикшерү уңаеннан үткәрелә торган чираттагы чара. Барлык муниципаль районнарда да аны үткәрү вакыты - 10.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр. Белгечләр әйтүенчә, сирена тавышын ишеткән кешеләргә тизрәк качып котылу урынын эзләргә кирәкми. Киресенчә, «Һәркемнән игътибар!» дигәнне ишетүгә телевидение, радионы кабызырга һәм анда тәкъдим ителгән киңәшләр буенча эш итәргә кирәк. Алынган мәгълүматлар турында эш буенча хезмәттәшләреңә, туганнарыңа, күршеләргә дә хәбәр итү зарур. Гадәттән тыш хәлләр була калганда гражданнар оборонасы сигналларын белеп тору, куркынычның дәрәҗәсен аңлау, каушамыйча, каударланмыйча эш итү үзегезнең дә, якыннарыгызның да тормышын саклап калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса