Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минтимер Шәймиев Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү тәкъдимен хуплаган

Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирү турындагы тәкъдимне хуплаган.

Бу турыда Татарстан башкаласының башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин хәбәр иткән.

«Бу инициативаны „Татарстан Геройлары“ иҗтимагый оешмасы белдерде», - дип тә өстәде. Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов, РФ Герое Газинур Гарифҗанович Хәйруллин, Социалистик хезмәт герое Мостюков Илдус Шәйхелисламович, Россия Хезмәт герое, Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрипович Шәймиев имза куйган.

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү тәкъдимен барлыгы 2,4 млн кеше хуплаган. Моннан тыш, Россия Фәннәр академиясенең эксперт йомгаклавы да алынган, аның нигезендә Татарстан башкаласының мактаулы исем алуга бөтен нигезе дә бар.

Фото:Владимир Васильев

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса