Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шулай да була...

Әлмәт шәһәр судына тикшерү өчен гадәти булмаган җинаять эше керде. Ул РФ Җинаять кодексының 138 нче маддәсе 1 нче өлешендә («Язышу, телефон аша сөйләшү яки башка аралашуларның серен ачу») һәм РФ Җинаять кодексының 272 нче маддәсе 1 нче өлешендә («Компьютер мәгълүматларына хаксыз рәвештә үтеп керү») күздә тотылган җинаятьләрне кылуда гаепләнүче...


Тикшерү версиясе буенча, 2012 елның 19 июненнән 20 сенә кадәр әлеге егет Әлмәттә социаль челтәрләрнең берсендәге сайтта 18 яшьлек кызның сәхифәсенә үтеп керә һәм, логин белән парольне үзгәртеп, аның анкетага тоташу мөмкинлеген чикли. Шуннан соң гаепләнүче егет зыян күрүче кызның сәхифәсеннән 17 яшьлек башка бер кызга үзенең кесә телефоныннан хәбәр җибәрү юлы белән үзе өчен тавыш бирүен үтенеп хәбәр юллый. Нәтиҗәдә Р. кызның телефоннан сөйләшүләре һәм SMSлары турындагы мәгълүматны гына үзләштереп калмый, Интернетта аның сәхифәсенә дә хуҗа була.
Анкетага тоташу мөмкинлеге блокировкаланган булуын аңлаган кыз үзенең сәхифәсен ватып керүчедән аны торгызуын таләп итә һәм бу вакытта аңа акча тәкъдим итә. Ләкин җавап урынына егет аның сәхифәсеннән 600 ләп хәбәрне һәм бөтен фоторәсемнәрен бетереп ташлый.
Р. үз гаебен тулысы белән таныды. Тикшерүче аңа карата үз-үзен яхшы тоту һәм шәһәрдән читкә чыкмау турындагы язма йөкләмә рәвешендәге җәза чарасын сайлады.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250