Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды

Сабантуй бәйрәме ел саен безнең балалар бакчасында шаулап-гөрләп үтә.

Милли бәйрәмгә әзерлек эшләрен алдан ук алып бардык: балалар белән шигырьләр, җырлар өйрәндек. Ачык һавадагы спорт мәйданчыгын төрле төстәге флагчыклар, чигүле сөлгеләр, шарлар белән бизәдек. Бәйрәм көнне исә мәйданда халык уеннары һәм спорт ярышлары тынмады. Балалар җырлап-биеп күңел ачты, уеннарда теләп катнашты. Сабантуйга татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукай әкиятеннән Батыр белән Шүрәле, шулай ук Зөһрә кыз да кунакка килде. Шүрәле белән Батыр буш кул белән килмичә, балаларны күчтәнәчләр белән сөендерде. Ә Зөһрә кызның уеннары нәниләрне аеруча җәлеп итте.

Бу бәйрәмне оештыруда балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Р. Хәлиуллина, музыка җитәкчеләре Р. Приходченко, Э. Шакирова, өлкән тәрбияче Л. Гафурова һәм әкият геройларын уйнаучы тәрбиячеләр М. Гаврилова, А. Сәләхетдинова, А. Колесниковаларның хезмәтен билгеләп үтәсе килә.

Эльвира Шакирова

музыка җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса