Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәһәр яшьләре IT, авылныкылар икътисадчы белгечлеген сайлый

Россиядә югары уку йортларында көндезге бүлеккә түләүсез укуга кергәннәрнең исемлеге игълан ителде. Быел кайсы белгечлекләргә бәйге зур булган соң?

Быел Казан федераль университетына укырга керүчеләр арасында, элекке еллардагы кебек икътисадчы, юрист белгечлекләренә түгел, ә IT белгечлекләргә иң зур бәйге булган. Бу университетның кабул итү комиссиясе җитәкчесе Сергей Ионенко белдерде.

"IT технологияләргә, бигрәк тә компьютер иминлеге белгечлегенә укырга теләүчеләр артканнан-арта бара икән. Быел КФУда бу белгечлеккә керү өчен бер урынга 20 кеше булган. Анда 20 кеше генә кабул ителә. Хәзер фундаменталь информатика, мәгълүмати технологияләр һәм бизнес инфоратика белгечлеге яшьләр арасында бик популяр. Шулай ук аларга да зур бәйге булган. Хәзер IT технологияләр нык үсә, яңа тармаклар һәм шул сәбәпле эш урыннары да барлыкка килә. Университетта мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат челтәре дип аталган югары мәктәп бар икән. Анда бер генә бюджет урыны да юк. Түләп укырга керүчеләр арасында да бәйге бик зур.

Быел элекке еллардагы кебек үк булмаса да икътисад һәм юрист белгечлеге алырга теләүчеләр дә күп булган. "Узган гасырның 90-нчы елларыннан ук калган гадәт инде ул, әлеге белгечлекләргә дә бәйге булды, чөнки күбесенең әти-әнисе әнә шул белгечләр булып эшли. Бу белгечлекне алырга теләүчеләр яхшы эшкә урнашам һәм алга таба да үсү мөмкинлеге булачак дип уйлый", - ди С.Ионенко.

Быел университетта медицинага караган алты белгечлек ачылган. Алар арасыннан иң зур бәйге дәвалау эше (лечебное дело) белгечлегенә иң зур бәйге булган, 10 урынга 704 гариза бирелгән.

Гуманитар белгечлекләр арасында да бик популяр булганнары чит ил филологиясе бүлегендә инглиз теле һәм әдәбияты белгечлегенә (бер урынга 50 кеше булган).

Татар филологиясендәге хәлләр узган елгы белән чагыштырганда яхшырак булган икән. Гамәли татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә бер урынга дүрт кешегә якын, татар теле-әдәбияты һәм кытай теле белгечлегенә бер урынга биш кеше булган. Узган ел бу белгечлекләргә бер урынга ике кеше тирәсе иде. Төп татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә өстәмә юнәлешләр, мисал өчен, кытай теле һәм этнодизайн өстәлгәнгә анда керергә теләүчеләр дә арткан.

Күпчелеге авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче аграр университетта икътисадчы белгечлегенә быел бәйге иң зуры булган. Ил күләмендә икътисадчылар кирәгеннән артык әзерләнгән дип белдерелсә дә, югары уку йортлары вәкилләре аның авыл җирләрендә һәм агротармакларга кирәк булуын әйтә.

Казан аграр университетында быел бер бюджет урынга 70-тән артык кеше гариза биргән. Бу хакта кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Гүзәл Фәттахова белдерде.

"Чыннан да юристлар һәм икътисадчылар кирәгеннән күп әзерләнә. Ә без бит агросәнәгать тармаклары өчен бухгалтерлар һәм икътисадчылар әзерлибез. Безне бетергәннәр авылларга кайта. Шуңа күрә укырга керергә теләүчеләр дә күп. Узган ел икътисадчыларга 40 бюджет урыны бирелгән булса, быел 20-гә генә калдырдылар", ди ул.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда инженер, җир кишәрлекләре белән эш итүче (землеустройство и кадастры) белгечлекләренә дә керергә теләүчеләр арта бара.

"Азатлык радиосы

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса