Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәһәр паркында – йолдызлар чыгышы

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркы әлмәтлеләрнең яраткан ял итү урыны булып тора.

Төрле аттракционнарда күңел ачарга, таганнарда атынырга, зоопаркны, төсле фонтанны карарга бирегә әлмәтлеләр генә түгел, башка шәһәрләрдән дә киләләр. Ял көннәрендә көн дәвамында төрледән-төрле чаралар оештырыла. Кичләрен танылган эстрада йолдызлары, сәнгать коллективлары үзләренең чыгышлары белән ял итәргә килүчеләрне куандыра.

2 август көнне паркта кичке 19.00 сәгатьтә «Кәләем» халык фольклор ансамбле белән «Сюрприз» бию ансамбле чыгыш ясый. Ә якшәмбе көнне, 3 августта, «Парлы чыршылар» программасы белән Фәридә+Алсу дуэтының килүе көтелә. Ялларыгыз күңелле үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса