Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәһәр паркында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Кече Сабантуй уздырылды

Анда район җитәкчелеге, төрле оешма-предприятие вәкилләре катнашты.

Бүгенге көндә Әлмәт районы һәм шәһәрендә 11 мең 911 инвалид яши. Шуларның 575е балалар.

- Әлмәт муниципаль районы "Һәркемгә уңайлы мохит"программасында актив катнаша. 2014 елда әлеге максатлар өчен 16 миллион 821 мең сум акча бүлеп бирү каралган. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен 7 социаль хезмәт күрсәтү объекты җиһазландырылачак, - дип белдерде Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Загретдинова.

Шулай ук ул "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында 25ләп балага мәктәп кирәк яраклы тутырылган портфельләр тапшырды.

Бүләкләүләр, хәйрия ярдәме күрсәтүләр концерт программасы белән үрелеп барды.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр шарны кәрзингә кертү, дартс, колясканы фигуралы йөртү кебек төрле ярышларда көч сынашты, истәлекле бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса