Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәһәр паркында бушлай пылау һәм коймак белән сыйладылар

Бүген шәһәр паркында Әлмәт мөхтәсибәте Гает бәйрәме уңаеннан "Без динле вә әдәпле халык" исемле хәйрия чарасы оештырды.

Рамазан ае мөселманнарны игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Бәйрәм чарасы да әнә шундый гамәлләрдән тора иде. Концерт номерлары, мөнәҗәтләр белән беррәттән биредә балаларга аттракционнарга бушлай билетлар өләшенде. Парк җитәкчелеге, мөхтәсибәт һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов бәйрәм көнендә балаларны әнә шулай сөендерергә уйлаган. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә дә хәйрия игътибары күрсәтелде. Аларга азык-төлек тутырылган каплар һәм конвертларда фитыр сәдакалары тапшырылды. Шулай ук алар өчен махсус чәй табыны оештырылган иде.

Паркка килүче башкалар да бәйрәм коймагыннан һәм пылаудан авыз иттеләр. Аннан соң викторина, балалар өчен Сабантуй һәм башка күңел ачу чаралары булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса