Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәһәр күлендә су коенырга ярамый!

Көн кызу булган саен кешеләр елга-күл буйларына ашыга.

Алар сулыкларда керергә ярыймы-юкмы икәнлеген тикшереп тормый, тормышларын куркыныч астына куеп тизрәк суга керергә ашыга. Әлмәттә дә 6 июльдә көндез Зәй елгасында 15 яшьлек үсмер суга батып үлде. Малайның мускулларын көзән җыера башлый. Әлбәттә инде, бу урын су керү өчен каралмаганлыктан, елгада коткаручылар булмый. Балалар малайны судан тартып чыгаралар, тик аның гомерен саклап калдып булмый. Шунысын искәртеп узабыз, Әлмәттә су керү өчен ике кенә урын яраклаштырылган. Болар шәһәр күле һәм Кичүчаттагы сусаклагыч. Әмма, Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, шәһәр күленнән алынган анализ микробиологик күрсәткечләр буенча анда коенырга ярамаганлыгын күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса