Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәһәр күлендә балыкчылар ярышы булды

Шәһәр күлендә боз астыннан балык тоту буенча шәһәр беренчелеге булды.

Аны район балыкчылар җәмгыяте белән "Луч" телекомпаниясе оештырды. Ярышта катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алексей Грушин сәламләде, уңышлар теләде. Ярышучылар 15 кеше иде.

Балыкчылар кармак салган арада җыелган кешеләргә мавыктыргыч тамаша күрсәттеләр, балалар өчен кызыклы конкурслар оештырдылар.

Беренче булып балык тотучы, иң зур балык тотучы, иң күп балык тотучы номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Менә алар җиңүчеләр: беренче балыкны Альберт Әхмәтгәрәев эләктерде, Равил Хәйруллин 195 граммлы иң зур балык тотты, Максим Савинков тоткан балыкларның гомуми авырлыгы 549 грамм тәшкил итте.

Бәйрәм ахырында катнашучылар оригиналь рецепт белән пешерелгән балык шулпасыннан авыз иттеләр.

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250