Шәһәр имамнары җыелышы
Бүген Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә шәһәр имамнары, аларның урынбасарлары һәм мәзиннәр җыелышы үтте.
Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең планнары белән таныштырды. Быел үткәреләчәк чараларга тукталып, 2014 ел мөфтият тарафыннан Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы итеп игълан ителгәнен белдерде. "Быел барыбыз өчен татар халкының дини рухын ныгыту елы булырга тиеш", - диде ул. Шулай ук ул Әлмәт районы мөхтәсибәте планнары белән дә таныштырды. Имамнар җыелышта үзләрен борчыган сорауларны бирделәр.
http://almetyevsk.tatar.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа