Шәһәр балалар бакчалары педагог-психологларының методик берләшмәсе
Әлмәттә 24-нче балалар бакчасы базасында педагог-психологларның методик берләшмәсе җыелды.
Анда өлкән төркемнәрдәге балаларның куркучанлыгын арт-терапия чаралары белән коррекцияләү темасы каралды. Методик берләшмәне 24-нче, 56-нчы, 63-нче бакчаларның педагог-психологлары И.А.Бабаева, Г.Н.Хәйретдинова, А.М.Закирова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа