Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шоферлыкка уку җиңел булмаячак: таләпләр дә катгый, бәясе дә арта

Автомәктәпләргә таләпләр катгыйлана бара. Әлегә республикадагы 268 автомәктәпнең 35 е генә укыту программаларын дәүләт автоинспекциясе белән килештергән.

ЮХИДИнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, автомәктәпләрнең матди-техник базалары тикшерелгәннән соң гына алар тиешле таләпләргә җавап бирүләре турында документ алачак. Хәзергә шоферлар әзерләү программасын килештерүгә заявканы 133 оешма биргән. Бу чаралар юллардагы аварияләрне киметү максатыннан күрелә. Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы белән автомәктәпләрдә бүген имтиханнарны экстерн рәвештә бирү тыела. Шулай ук академик сәгатьләр саны теориягә 106 дан 138 гә, практикага 50 дән 58 кадәр (В категориясе) арттырылган. Реформаның ике аенда Татарстанда бер генә автомәктәп тә укыту-матди базасының яңа нормативларга туры килүе турында уңай заключение алмаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса