Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шоферларның җаваплылыгын арттыралар

Дәүләт Думасы каравына РФ КоАПның кайбер маддәләре буенча җаваплылыкны арттыра торган закон проекты керде.

Каршы як полосага чыгып хәрәкәт иткән өчен хәзер 10 мең сум күләмендә штраф түләргә туры килмәгәе. Аек булмаган хәлдә руль артына утыручыларга да машина йөртү таныклыгыннан хәзерге ике ел урынына өч елга колак кагу ихтималы бар.

Полиция хезмәткәренең туктарга дигән таләбен үтәмәүчеләрне 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф көтә. Закон проектының инициаторлары - ТР Дәүләт Советы депутатлары. Шулай итеп алар юл хәрәкәтендә катнашучыларны дисциплиналырак итмәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса