Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шофер машинасында кысылып үлә

Төнлә белән "Лада Гранта" автомобиле фура машинасының прицебы астында килеп керә.

Вакыйга булган урынга медицина хезмәткәрләре генә түгел, МЧС та килә, чөнки җиңел машина шоферы салонда кысылган була. Коткаручылар килгәндә, шоферның гомере өзелгән була инде. Ул прицеп каршына килеп җиткәч машинасын туктатырга теләп рулен уңга борган, әмма бәрелешүдән качып булмаган, дип хәбәр итә "Эфир-24".

Ә фураның Башкортстаннан азык-төлек складына йөк алып кайтуы булган. Юлны начар белгәнлектән аның шоферы кирәкле борылышны узып киткән. Берничә метр узгач ул туктап, моның өчен каралмаган урында кире борылмакчы була. Маневр вакытында йөк машинасының тормоз системасы ябышып кала һәм ул юлны каплый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса