Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт эшмәкәрләре субсидияләргә гариза бирә ала

Зыян күргән тармакларда эшләүче кече һәм урта бизнес вәкилләре һәр хезмәткәргә 12130 сум күләмендә субсидия алырга хокуклы.

Моның өчен салым органнарына тиешле үрнәктәге гариза бирергә кирәк.

Май аена субсидия алу өчен агымдагы елның 1 июненнән 1 июленә кадәр салым органына гариза бирергә кирәк.

«Зыян күргән өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидия алу хокукын тикшерү» сервисы ярдәмендә субсидия алу өчен билгеләнгән критерийларга туры килүне service.nalog.ru/subsidy сайтында мөстәкыйль рәвештә тикшерергә мөмкин.

Салым органына гаризаны телекоммуникацион элемтә каналлары аша, юридик затның яки эшмәкәрнең шәхси кабинеты аша, яки Россия Федераль салым хезмәте сайтында махсус форма тутырып, почта аша җибәрергә була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса