“Шәле-Баулы” түләүле автомагистрален төзү дәвам итә
"Европа - Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридорын тәэмин итеп тору системасын булдыру кысаларында, М-7 "Волга" һәм М-5 "Урал" федераль автомобиль юлларын тоташтырачак "Шәле-Баулы" түләүле автомагистрален төзү дәвам итә.
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Инсаф Хәйруллин биргән мәгълүматларга караганда, түләүле автомагистраль төзелә башлаганнан алып, 21 млрд сум күләмендә акча үзләштерелгән. "Кытай - Казакъстан чигенә кадәр юл салу төгәлләгән, 2015 нче ел дәвамында Казакъстан үз өлешен төгәлләргә тиеш", - дип белдерде Инсаф Хәйруллин. "Шәле - Баулы" автомагистрален 2018 нче елга файдалануга тапшыру ниятләнә. Төзелешнең бәясе 132 млрд сумнан артык булыр, дип исәпләнгән.
http://bolgarradio.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа