Әшәлчедән “Татнефть” тәүлегенә уртача 700 тонна кара алтын суырта
Президент Рөстәм Миннеханов рәиселегендә Татарстан Хөкүмәт йортында "Татнефть" җәмгыятенең директорлар советы утырышы узды.
Утырышта 2014 елның 8 аенда компаниянең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре тикшерелде һәм агымдагы елның октябрь ае һәм IV кварталына бюджет расланды. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта Әшәлче чыганагында 31 парлы һәм 7 пароциклик скважина эшли, алардан тәүлегенә уртача 700 тоннадан артык нефть суыртыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа