Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нина Шимина: Яшьләр сәясәтен Конституциядә беркетү иң яхшы вариант былып тора

ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина Конституциягә төзәтмәләр яшьләр сәясәтен камилләштерүдә мөһим адым булачак дигән фикердә.

 «Бөтен гаиләбез белән тавыш бирәчәкбез, хәер, моны һәр сайлауларда да эшлибез. Яшьләр парламенты әгъзалары шулай ук үз гражданлык позициясен күрсәтерләр дип өметләнәм, өстәвенә, без Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда Конституциягә "яшьләр сәясәте" терминын беркетү буенча тәкъдим кертүне сорадык», - дип сөйләгән Нина Шимина.

Россия Конституциясенә яшьләр турында төзәтмәләр законнарны тәртипкә салырга һәм яшьләрне социаль яктан үстерү, аларның сәяси, иҗтимагый, икътисади һәм мәдәни тормышта катнашуы өчен кирәкле шартлар тудыруда  ярдәм итәчәк.

Дәүләт яшьләр сәясәтенең Конституциягә юридик бәйләнеше аның мәгариф, мәдәният һәм спорт оешмаларында тәрбия һәм яшьләр белән эшләү белән бәйләнешен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

«Дәүләт яшьләр сәясәтен Конституциядә беркетүнең тәкъдим ителгән редакциясе иң яхшы вариант булып тора. Бу яшьләр өчен нәрсә аңлата? Вакыт узу белән яшьләргә юнәлдерелгән милли проект барлыкка килергә мөмкин, ә бу яшьләргә үз — үзләрен күрсәтү өчен бик күп мөмкинлекләр бирә», - дип ассызыклаган Нина Шимина.

Фото:Салават Камалетдинов

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса