Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шикәр бәясе кимегән, йомыркага арткан

Росстат хәбәр итүенә караганда, инфляция күләме 20-26 октябрь аралыгында 0,2 процент булган. Бәяләр арту һәм кимү түбәндәгечә:

Кыяр 30 % ка диярлек кыйммәтләнгән. Йомыркага бәя 1,4 % ка, көнбагыш маена, шоколадлы конфетка, карамельгә - 0,8-1 % ка арткан. Эремчек, сыр, туңдырылган балык, дөге, макарон, тоз һәм чәй бәясе 0,3-0,6 % ка арткан.

Яшелчә, җиләк-җимешкә бәя арту уртача 4,8 % тәшкил иткән, шул исәптән кыяр белән помидорга шул рәвешчә 29,9 һәм 21,3 %.

Ә менә шикәргә бәя 0,4 % ка, дуңгыз итенә - 0,1 % ка, кишергә - 1,8 % ка, суганга - 0,4 %, алмага 0,2 % ка кимегән.

Агымдагы ел башыннан алганда куллану бәяләре индексы 11,2 процентка кадәр арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса