Әлмәт таңнары

Шәхси балалар бакчасында нәниләрне тынычландыру юлын тапканнар

Иркутскиның законсыз төстә эшчәнлек алып баручы шәхси балалар бакчасында балаларга психотроп матдәләр бирә торган булганнар.

Элегрәк шәхси няня карый торган бер яшьлек бала үлгән булган, өч яшь ярымга кадәрге тагын ике бала агулану диагнозы белән шифаханәгә озатылган.

Тикшерү органнары әлеге бакчада тәрбияләнүче ун баланың алтысының организмында психотроп матдәләр барлыгын ачыклаган. Аны балалар үзләрен тыныч тотсыннар өчен биргәннәр дигән фараз бар. Бала үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тәрбиячегә алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: