Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәхси балалар бакчасында баланың колагыннан тартканнар

Бу хакта гариза белән полициягә малайның әнисе мөрәҗәгать иткән.

Казанлы ханым яшь ярымлык баласын шәхси балалар бакчасына йөртә торган була. Ул баланың колакларындагы кара янган урыннарга игътибар итә. Бакча мөдиреннән тиешле аңлатма ала алмаган ана полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Соңрак бу учреждениедә балаларга карата тиеш булмаган тәрбия алымнары куллануның башка фактлары да ачыклана.

Мөдир исә гаепләүләр белән килешми.

Малай колагына тигән саен елый торган була. Ә көннәрдән беркөнне әнисе колак артындагы «тәрбия» эзләрен күреп ала.
Хәзер шәхси балалар бакчасында тикшерү бара. Бакчадагы хәлләрне берничә контрольлек итүче оешма вәкилләре ачыкларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса