Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минтимер Шәймиев: «Берләшеп без бердәм максатларга ирешәчәкбез»

Россия халкы бердәм булу нәтиҗәсендә иң авыр сынауларны җиңде. Бу турыда ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан видеомөрәҗәгатьтә Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйткән.

«Безнең Россия халкы ерак тарихта да, һәм бүген иң авыр сынауларны үз бердәмлеге белән генә җиңә. Безгә бу бердәмлекне сакларга кирәк. Өстәвенә, без РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертәчәкбез. Бу мөһим этап», - дигән идеомөрәҗәгатендә Минтимер Шәймиев.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе бөтен халык тавыш бирүләре тарафыннан кабул ителә торган РФ Конституциясенә төзәтмәләр Россиядә яшәүче халыкларны берләштерү зарурлыгын исәпкә алачагына ышанычын белдергән.

«Без барыбыз да төрле, әмма дөньяда мондый Федерация юк. Берләшеп без бердәм максатларга ирешәчәкбез һәм җиңәчәкбез. Без моңа ирештек һәм алга таба да булдырачакбыз», - дигән Татарстан Дәүләт киңәшчесе.

Фото:архив/Рамиль Гали

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса