Әлмәт таңнары

Шартлаткычлардан 10 яшьлек малайның аркасы янган

31 гыйнвардан 5 гыйнварга чаклы пиротехник шартлаткычларны дөрес кулланмау аркасында Татарстанда 7 кеше зыян күргән.

2 кешенең тәне пешкән, 5 кеше ачык тән җәрәхәтләре алган. 10 яшьлек малайның кулында петарда шартлап, ул чактан гына кулсыз калмаган, аның кулы пешкән. Шулай ук тагын бер ун яшьлек малайның аркасы пешә, дип хәбәр итә ТР Янгынга каршы дәүләт инспекторы Сергей Сергеев. Алар шушы көннәрдә 466 тапкыр рейдка чыкканнар. 90 очракта пиротехник әйберләрнең дөрес кулланылмавы ачыкланган, штрафлар салынган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: