Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Шартлаткыч куелу» турында чираттагы шаяру

Шушы көннәрдә Әлмәт эчке эшләр бүлегенә Ленин урамында яшәүче бер ханым шалтыратып, йортларының 30 минуттан шартлаячагын әйтә. Моны миңа билгесез бер кеше хәбәр итте, ди ул.


Полиция хезмәткәрләре шунда ук җәмәгать тәртибен саклау һәм кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә керешә. Йорт яны территориясен камап алып, кешеләрне эвакуациялиләр. Урынга оператив-тикшерү төркеме һәм эт белән кинолог та килеп җитә. Җентекле тикшерү нәтиҗәсендә йортта һәм аның тирәсендә бернинди куркыныч әйберләр дә, шартлаткыч матдәләр дә табылмый.


Телефон террорчысы шәһәр мәктәпләренең берсендә укучы 16 яшьлек үсмер булып чыга. Чирләп киткән дустының хәлен белешергә килгән малай чәйләр эчеп, компьютерда уйнаганнан соң, хуҗаларның телефоныннан үзенең башка иптәшенә шалтырата. Бераз сөйләшеп телефон трубкасын куйгач, аның башында шаяртып алу теләге туа һәм ул кабат трубканы күтәрә дә әлеге дә баягы булачак «шартлау» турында хәбәр итә. Ләкин үзе дә сизмәстән башка номер җыйган була.

Тоткарлаганнан соң ул дуслары белән еш кына шулай шаяртырга яратулары турында әйтә. Яше җиткән булу сәбәпле, әлеге мәктәп укучысына кылган гамәле өчен закон каршында җавап тотарга туры киләчәк. Ә мондый шаяртулар өчен җәза катгый - өч елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр. Моннан тыш, шаян укучының әти-әнисе барлык оператив службаларның вакыйга урынына бару белән бәйле чыгымнарын каплаячак.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250