Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шарлавыклы буаларда балыклар үрчетелде

Шарлавыклы буаларга мондый кыйммәтле төрдәге балыклар икенче кат җибәрелә. Узган ел нефтьчеләр инициативасы белән һәм алар акчасына 1320 килограмм маймыч алынган иде.

Агымдагы елда 1200 килограмм алу планлаштырыла. Балыкларны сатып алуга һәм алып кайтуга тотылган чыгымнар миллион сумнан артыграк тәшкил итә. Маймычларны Зәй балык хуҗалыгыннан махсус контейнерларда 200 әр килограммлап алып кайтачаклар.

Әлмәт сусаклагычларында балык җибәрү һәм үрчетү инициативасы белән "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов чыккан. Төп максат - сулыкларның экологик торышын яхшырту, аларны су үсемлекләреннән һәм лайдан чистарту. "Ак Амур" һәм "Толстолобик" санитар балыклар буларак билеле. Өстәвенә алар бик тәмле дә, шуңа күрә соңгы вакытта шарлавыклы буаларда балык тотарга теләүчеләрнең исәбе-хисабы юк. Хәтта балык тоту тыелуы турындагы алтакталар да ярдәм итми.

Шарлавыклы буалар - шәһәрдә яшәүчеләрнең ял итү өчен яраткан урыннарының берсе. Мондый гүзәл җирне республиканың бер генә шәһәрендә дә күрмәссең. Аны кыргый үрдәкләр һәм хәтта ондатра да үз итте.

Мәгълүм булганча, шарлавыклы буалар Әлмәттә 2003 елдан башлап нефтьчеләр акчасына ясала башланды. Бүген шарлавыклы буаларның VI чираты да төзелеп бетте дияргә була. Әлеге уникаль су-архитектура объектының гомуми озынлыгы - 7 километрга якын. Ял итүчеләргә уңайлы булсын өчен җәяүлеләр өчен бер ел элек ике җир астыннан аркылы чыгу урыны төзелде. Аңа да акчаны "Татнефть" ААҖ бүлеп бирде. Хәзер теләгәннәр шарлавыклы буаның бер башыннан икенчесенә кадәр, ягъни шәһәр күленнән Бигәшкә кадәр араны җәяүләп яки велосипедта, роликта, хәтта чаңгыроллерларда үтә ала. Элек җир астыннан чыгу юлы булмаганда транспорт агымы зур булган Шевченко һәм Ленин урамнары аша узарга туры килә иде.

Җир асты юлларына ихтыяҗ зур. Алардан көненә йөзәрләгән, хәтта меңәрләгән кеше үтә. Ике җир асты юлында да видеокүзәтү камералары тәртипне күзәтә. Шулай ук яктылык җәяүле күренгәндә автомат рәвешендә яна.

Шарлавыклы буалардагы чисталык һәм тәртипне студентлар активы белән берлектә шәһәр автомобиль юллары идарәсе коллективы карап тота. Күптән түгел генә ГУАДта шарлавыклы буаларга ел әйләнәсе күзәтчелек итүче махсус звено төзелде.

Моннан тыш быелдан башлап шарлавыклы буаларның һәммәсендә видеокүзәтүләр урнаштырылачак. Ул 7 ноктада куелачак. Һәрбесендә УВД пультында күрсәтелә торган дүртәр видеокамера кую планлаштырылган. Видеокүзәтү тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Әгәр камера шикле берәр нәрсә терки икән, мәсәлән, вандализм очрагын, сигнал шунда ук тапшырылачак һәм, аңлашылганча, полицийскилар әлеге гамәл буенча чара күрергә керешәчәк.

Лира Сәхапова

Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250