Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шагыйрә Энҗе Мөэминованың исеме мәңгеләштерелде

16 май көнне Габдрахманда танылган шагыйрә, 20 дән артык китап авторы Энҗе Мөэминованың исеме мәңгеләштерелде - мәктәп бинасына мемориаль такта куелды.

Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шәфәгать Тәхәветдиновның ярдәмчесе Рөстәм Гарипов, Габдрахман авылы җирлеге башлыгы Өлфәт Усманов, ветераннар советы вәкилләре, шагыйрәнең якыннары, әдәбият сөючеләр катнашты.
Мемориаль такта ачу тантанасыннан соң Энҗе Мәэминованың якыннары һәм язучылар, ветераннар зиратка барып, аның каберенә чәчәкләр салды. Шагыйрәнең тууына 90 ел тулуга багышланган чара авыл мәдәният йортында әдәби кичә белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса