Экспертлар штабы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү турында фикер алышачак
19 июнь көнне 15.00 сәгатьтә «Волга» экспертлар клубы Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек турында онлайн форматта фикер алышачак.
Аның барышында катлаулы эпидемиологик вәзгыять чорында тавыш бирүне үткәрүгә куелган таләпләр, җәмгыятьнең яңалыкларны кабул итүгә ни дәрәҗәдә әзер булуы кебек мәсьәләләр каралачак.
УтырыштаТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, Гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек буенча РФ Иҗтимагый палатасының эшче төркеме әгъзасы, милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич катнашачак.
Фикер алышуга шулай ук Россия политконсультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов, җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Россия ассоциациясе президенты Станислав Наумов, «җәмәгатьчелек фикере» фонды проектлары социологы һәм директоры Лариса Паутова да кушылачак.
Барлык теләүчеләр экспертларга турыдан-туры трансляция барышында комментарийлар өлешендә үз сорауларын бирә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа