Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ә сезнең “Халык контроле”нә мөрәҗәгать иткәнегез бармы?

Әлеге дәүләт хезмәте аша шәһәребездә байтак эшләр башкарылды инде. Халык арасында ул ышаныч яулаганнан-яулый бара. Шулай да аны белмәүчеләр дә бар икән әле. Андыйлар "Халык контроле" булдырылуны уңай яктан билгеләде.

Лилия Мөхәммәдиева, "Елховнефть" идарәсенең әйдәп баручы геологы:

- "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы шәһәрдә һәм райондагы күп кенә проблемаларны чишәргә ярдәм итәр дип уйлыйм. Минем шәхсән үземнең анда мөрәҗәгать иткәнем юк. Әмма борчый торган мәсьәләләр бар. Мәсәлән, квартал эчләрендәге юлларның тарлыгы. Мин яңа микрорайонда яшим. Һаман да ишегалларындагы юллар иркен итеп салынмый. Болай да тар юлларда шушы тирәдә яшәүчеләр машиналарын калдыралар. Әгәр берәр фатирда янгын чыга калса яки МЧС хезмәткәрләрен машина белән чакырырга туры килсә? Аларга ишегалдыннан машиналар арасыннан үтү бик авыр булачак. Дөрес, бездә машина кую өчен махсус урыннар да бар. "Татнефть" компаниясе бөтен шартлары булган күпме гараж төзеде. Ләкин йортларда яшәүчеләр тимер атларын капка төпләрендә генә калдыруга өстенлек бирәләр, "якын, чыктың-утырдың" диләр алар. Бәлки җир асты гаражларын ишегалларында да төзергәдер. Бу ишегалларындагы юлларны бушатырга ярдәм итәр дип уйлыйм.

Айгөл Таһирова, 34 нче балалар бакчасында тәрбияче:

- Бу хакта ишеткәнем юк иде. Әмма мин мондый дәүләт хезмәте барлыгына бик сөенәм. Хәзерге заманда республика, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итү юллары бар, әлбәттә. Әйтик, терминаллар аша язарга була. Ә монда фотолар белән дә дәлилләү алымы бар икән бит. Проблемаларсыз шәһәр юктыр инде ул. Мине булачак әни буларак шушы юнәлештәге бер сорау аеруча борчый: бала туу йортында авырлы хатын-кызларга бушлай витаминнар бирмиләр. Башка шәһәрләрдә - Казанда, күрше-тирә районнарда, Башкортстанда ул кертелгән. Минем апам аптекадан 1000 сумлык бушлай витаминнар ала, ә миңа выписывать итсәләр дә, бирүче юк. Бу мәсьәлә буенча Казанга шалтыратып караганым булды, анда беркайчан да трубканы күтәрүче юк.

Алмаз Вәлиев, нефть предприятиесендә участок начальнигы:

- Беренче тапкыр ишетәм. Президент үзе контрольдә тоткач, бик яхшы хезмәт булырга тиештер. Мин шундый сорау язар идем - ни өчен ял саен кайнар су бетә? 2 нче микрорайонда, Нефтьчеләр урамында яшибез. Һәр атнаны шушы хәл белән очрашабыз. Җәйге эсседә, бигрәк тә көне буе өйдә торган чакта бу уңайсызлык тудыра. Балалары булганнарга бигрәк тә бик читендер. Аннан соң ни өчен ел саен бер үк торбаларны ремонтлыйлар? Аны икешәр атна башкаралар. Юып чистарту өчен генә озакка сузу кирәкмидер. Халык турында да уйласыннар иде.

Динара Зиннәтова, КФУ студенты:

- Әлегә "Халык контроле"нә мөрәҗәгать иткәнем булмады. Ә танышларым арасында әлеге хезмәттән файдаланучылар бар. Мин хат юллаган очракта, беренче чиратта, коррупция мәсьәләсе буенча тирәнрәк тикшерүләр алып баруны сорар идем. Бу һәркемне дә борчый, чөнки аның белән көрәш җәелдерелсә дә, әле ахырына кадәр юк ителмәде. Шулай ук мин тагын бер сорауны күтәрер идем - Әлмәтнең күп кенә шифаханәләрендә, төрле социаль оешмаларында чиксез чиратлар арытты. Алардан котылу, гражданнарны кабул итү эшен тизләйтү ысулларын эзләргә кирәк.

Сораштырдылар Ирина АПАЧАЕВА һәм Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250