Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Семга балыгыннан солянка

Ингредиентлар: Семга 1200 гр

Кишер 150 гр

Суган 3 данә

Лавр яфрагы 1 данә

Хуш исле борыч 5 данә

Көнбагыш мае 40 мл

Кызыл помидор 500 гр

Диңгез тозы 15 ч.к.

Төшсез зәйтүн җимеше 100 г

Лимон 1 данә

Петрушка 20 гр

 

Әзерләү:

Балыкны филега аерыгыз. Тиресен, сөякләрен һәм канатларын (башы булса башын да) кастрюльгә салып куегыз. Балыкны салкын суга салыгыз (3-3,5 л), зур утта кайнатып чыгарыгыз. Өстендәге туртаны алып торыгыз. Шулпага яшелчә һәм тәмләткечләр салыгыз. Утын әзәйтеп тагын 1 сәгать кайнатыгыз. Вакыт үткәч, пешкән әйберләрне алып, ашны берничә катланган марля аша сөзәргә кирәк. Суганны юка итеп ярымбоҗралап турарга һәм әзрәк кыздырырга, аңа помидорны чистартып, вак шакмакларга турап салырга һәм 5 минут болгатып торып бераз кыздырып алырга. Балык филесын шакмаклап турагыз. Ашка яшелчәләрне салыгыз, кайнап чыккач 15 минут пешерәбез, һәм балык филесын салабыз да 5 минут кайнатабыз. Тәменчә тоз салабыз. Иң азакта зәйтүн җимеше салып утны сүндерәбез. Ашны ашар алдыннан бер кисәк лимон һәм петрушка салыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса