Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сергей Иванов татарстанлыларның эчке туризм турындагы сорауларына җавап бирәчәк

#Татарстан-Онлайн " программасының эфиры 30 июньдә булачак.

ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов 30 июньдә республика халкының социаль челтәрләрдә булган сорауларына онлайн җавап бирәчәк. Бу хакта Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

#Татарстан-Онлайн программасында Сергей Иванов тамашачыларга Татарстанда эчке туризм үсеше, шулай ук коронавирус пандемиясе вакытында туротармакның яңа программалары һәм тормышы турында сөйләячәк.

Шулай ук интернет-кулланучылар онлайн режимында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Аларның иң популярларына ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы туры эфирда җавап бирәчәк.

Трансляция Татарстан Республикасының «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube социаль челтәрләрендә 12.30 да узачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса